Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» өченче республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан өч категориядә уздырыла –ягни булачак инженерлар, тармак белеме алучылар һәм икътисадның реаль секторында эшләүчеләр арасында, яисә югары уку йортлары кафедраларында һәм лабораторияләрендә. Дипломнарга һәм сертификатларга машина төзелеше, радиоэлектроника, нефть һәм газ сәнәгате, транспорт, агропром һәм халык хуҗалыгының башка тармакларының иң яхшы инженерлары ия булды. Җиңүчеләрне Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул республика һәм Россия икътисады үсеше өчен күп еллар дәвамында югары квалификацияле инженерлар әзерли торган уку йортларына рәхмәтен белдерде.