«Калеб» яңа буын җыены иң масштаблы проектларының берсен – «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте. Проектның яңа сезоны башлану уңаеннан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә иҗади кичә үтте. Тулырак хәбәрчебез Миләүшә Гыйльфанова язмасында.
Проект быел икенче мәртәбә уздырыла, идеянең авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Гүзәл Сәгыйтова.
Иҗат темасына аралашулар, җанлы музыка, фуршет – очрашу кичәсе әнә шулай үтте. Ачык микрофонда теләгән кеше үз әсәрләрен башкаларга ирештерә алды.
Монда чакырылган яшь композитор, шагыйрь һәм җырчылар үзләренә төркем җыйды. Иң кызыгы – алар кешеләрне үзләре сайлап түгел, ә шобага салу аша туплады. Шобаганы беренче булып җырчы Эльза Исламова ачып җибәрде. Яшь иҗатчылар шулай 16 төркем булдырды.
Тупланган төркемнәр ике ай эчендә өр-яңа җыр чыгарырга тиеш. Аларның иҗат җимешләре 2024 елның апрелендә зур гала-концертта яңгырар дип көтелә.
Миләүшә Гыйльфанова, Ирек Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.