Бүген безнең телерадиокомпания «Дети рисуют страну “17 нче республика телевизион конкурсының старты турында игълан итә. Без аны Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика буенча ЮХИДИ идарәсе, Юл хәрәкәте иминлеге» , «Бердәм Россия» партиясе
белән берлектә уздырабыз.
Быел укучылар үзләренең булачак эшләре өчен дүрт теманың берсен, ягни — Россиядә педагог һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, имин юллар, шулай ук «Мин — патриот» темаларын сайлый алачак. Татарстанның шәһәр һәм авыл мәктәпләренең меңләгән башлангыч сыйныф укучылары, иҗади ярышка яңадан кушылырга, үзләренең осталыкларын һәм образлы фикерләү осталыкларын күрсәтергә әзер.
Май ахырына кадәр рәсемнәрне җирле мәгариф бүлекләрендә көтәләр. Ә йомгак ясау, җиңүчеләрнең исемнәрен билгеләү һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру, июнь аена — Россия көне алдыннан планлаштырыла.