Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, токымлы умартачылыкка ярдәм күрсәтәчәк. Безнең республика Россиядә умартачылыкны үстерү буенча алдыңгыларның берсе булып тора.
2022 нче елда гына да, тулаем 9 мең тоннадан артык бал җитештерелде. Татар умартасы аерым игътибарга лаек. Кызганычка каршы, әлеге токымның юкка чыгу куркынычы бар. Моның сәбәбе — тиешле контроль булмау һәм селекция эшенең өзлексез алып барылмавы.
Агымдагы елда Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы нәсел хуҗалыкларына ярдәм күрсәтә башлаячак. Быел республика территориясендә эшли торган 3 нәсел хуҗалыгы, ярдәмгә өметләнә ала.