Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздырды.
Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган әлеге бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.Әлеге чараның оештыручылары булып Казан кооператив институты, Әлки районы”Якташлык” җәмгыяте, Татарстан Республикасы Призедентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, ЮНЕССКОның Дөнья мәдәнияты институты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе фонды һәм башка милли оешмалар катнаштылар. Тулырак хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасында. Фестивальдә катнашучылар үз эшләрен бары тик видеоязмада җибәрделәр. Хронометраж 5 минуттан һәм басма хезмәт 5 биттән дә артмаска тиеш иде һәм 4 юнәлештә оештырылды: “Кем ул татар”. Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлары турында очерк, мәкалә, Татар халкының гореф-гадәтләре, Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге, татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы темаларына хезмәтләр кабул ителде.
“Безнең кәвем” Татар мәдәнияте үзәкләре Онлайн-фестында катнашкан 72 авторга дипломнар һәм Назыйм Исмәгыйлев иҗат иткән, авторның имзасы белән Габдулла Тукай портреты бүләк ителде. Фестивальгә килгән язмалар җыентыкка кертелеп бастырылачак. Эшләр Берләшкән Гәрәп Әмирлекләреннән, Төркиядән. Англиядән, Казахстаннан, Россия төбәкләре- Новокузнецск, Томск калаларыннан, Башкортостан, Татарстан районнарыннан һәм Казан каласыннан
Фестивальгә үз эшләрен Җирле мөхтәриятләр, Татар мәдәният үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, , мәдәният йортлары, ансамбльләр, массакүләм мәгьлүмәт чаралары җибәргәргән иде. Фестиваль төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерә, сабыйлар, укучылар, студентлар, кооператорлар, эшкуарлар, төрле өлкәдә эшләүче җитәкчеләр катнашты. Һәрбер катнашучыга үзенең хезмәтенә лаеклы урынын бирелде. Кичә Габдулла Тукаебызның “Туган тел”е белән тәмамланды.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.