«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Алабугада 23 ишегалды төзекләндерелә. Тагын ун ишегалдында шушы көннәрдә эшләр башланырга тиеш. Төзекләндерүне октябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Департаментында билгеләп үтелгәнчә, төзекләндерү өстәмә эшләр сәбәпле, кичектерелгән.
Мәрҗәни урамындагы 28 нче, 30 нчы йортларның ишегалды 4 нче микрорайонда яшәүчеләргә яхшы таныш. Биредә Яңа елны каршылау, балаларны яклау, Республика көне тамашалары, башка бәйрәмнәр уза. Быел ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасына керде. Ишегалды мәйданы зур, иркен, 340 фатирга исәпләнгән.
Мәрҗәни урамындагы 30нчы йортта яшәүче Рамил Галиев: » Ишегалды бөтенләй начар хәлдә түгел иде.Тагын да яхшыртырга җыеналар. Яңа асфальт җәйделәр, эскәмияләр куялар. Уңайлыклар күпкә арта дип ышандыралар.»
Биредә бордюр ташларын алыштырганнар, яңа тротуар һәм подъезд алды мәйданчыклары төзелде, асфальт җәелде. Ишегалды үзәгендә яңа җәяүлеләр юллары барлыкка килә, балаларга өстәмә уен җиһазлары урнаштырыла. Манарага охшаган иске тауларны сүтмиләр, чөнки күп еллар буена кешеләр аларга ияләшкән. Төзекләндереп, яңадан буярга җыеналар.
«Домупав-3 » ИК директоры Андрей Томилин: » Барлык зона берничә өлештән тора. Уен зонасы да, спорт җиһазлары да. Сәхнә үзе элеккеге урында кала. Бердәнбер асфальт катламы булачак. Барлык җәяүлеләр тротуарлары да үзгәрә. Яктырту системасын алыштырабыз. Күпкә яктырак булырга тиеш.»
Быел Алабугада 9 ишегалды төзекләндерелә, аларга «Домуправ-3» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә. Мәрҗәни, урамындагы 14нче,16нчы һәм 18нче йорт ишегалды территорияләре дә төзекләндерелә.
«Домупав-3 » ИК директоры Андрей Томилин: «Хәзерге вакытта Мәрҗәни урамын 18 йорт ишегалдында эшләр башланды. Биредә шулай ук тротуар юллары да торгызыла. Балалар өчен зоналар бүленә. Спорт җиһазлары куела, комлык, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык була.»
Шәһәрдә барлыгы 34 ишегалды яңартылачак. Аларны төзекләндерү эшләрен октябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бу вакытка кадәр барлык ишегалларында яктырту баганалары, кече архитектура формалары — эскәмияләр, урналар, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырып бетәчәк.
Фәнис Мөхәммәтов, Әлфинә Хуҗина, Михаил Филатов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.