Иң төп эш бүген Шәмәрдән авылындагы Совет урамы 2нче йорт урнашкан ишегалдында бара. Иң күләмле эшләр дә нәкъ менә шушы ишегалдына каралган. Төзекләндерү эшенә Казан шәһәренең “Прогресс” оешмасы алынган.
Биредә барлык эш берьюлы башкарыла. Машина кую урыннарына таш җәелә, тротуарлар да эшләнә, шул ук вакытта тагын бер бригада йортның бер як фасадына тулы ремонт эшенә дә керешкән. Ә ишегалды биләмәсендәге үзгәрешләргә килгәндә, монда өстәмә спорт мәйданчыгына да урын каралган. Кер элеп киптерү урыннары да булачак. Яктылыкны тәэмин итү өчен яктырткычлар кую да планлаштырыла.
Сентябрь ае башында ишегалдын тулысынча эшне төгәлләп файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Паралель рәвештә “Прогресс” оешмасы безнең ишегалды программасы нигезендә Шәмәрдәндәге Фатих Кәрим 7а адресындагы күпкатлы йортлар арасындагы ишегалдында да ремонт эшен җәелдереп җибәргән. Биредә эш зонасын чистарту бара.
Шәмәрдән авылында “Социаль ипотека” программасы буенча да төзелешләр дәвам итә. Мәктәп урамында 3 катлы йорт төзелә. Бу исә тагын 12 гаилә яңа фатирлы булачак дигән сүз. Биредә “АкТаш” төзелеш җәмгыятенең Саба участогы төзүчеләре эшли. Бүген эчке якта буяу, электр энергиясе сузу һәм башка шундый эшләр бара. Йортны сентябрь аена тапшырырга ниятлиләр.