Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы районнарда да уңышлы тормышка ашырыла. Актанышта күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз ишек алларын яңартуда, проектлаштыруда фикер- тәкъдимнәрен төзүчеләргә даими җиткереп тордылар. Тулырак киләсе язмада.
Район башлыгы Энгель Фәттахов ишегалларын халык өчен уңайлы итү максатыннан, күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән даими очрашулар уздырды. Актаныштагы 1 кварталны төзекләндерү тәмамлану алдында. “Актаныш юллары” төзелеш оешмасы ишегалдындагы юлларга, җәяүлеләр сукмагына асфальт җәйде. Эш сыйфатлы башкарылган. Әлеге кварталда агачлар ярты гасыр элек утыртылган булган.
Архитекторлар агач-куакларның барысын да саклап калып, проект төзегән. Балалар мәйданчыклары, ял итү өчен эскәмияләре, мендәр кагу урыннары булган яңа ишегалдын ачу тантанасы республика көнендә узар дип көтелә.
Актанышта халык телендә Иске Идел дип йөртелгән бик матур күл буйлары бар. Вакытында бу урыннар Агыйдел елгасыны тамаганың бер өлеше булган. Күл ярларын заманча итеп төзекләндерергә ниятләгәннәр. Монда да халык фикерен искә алып, тыңлаулар узган. “Архитектура десанты” җәмгыяте вәкилләре Иске Иделне төзекләндерү буенча план-схеманы халыкка тәкъдим иткән. Иске Идел буенда су коену зонасы, пляж, зур спорт мәйданчыгы, сәхнә, балаларга күңел ачу урыннары булыр дип көтелә.
Ләйсән Газизова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.