Республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм бистәләрдә Татарстан Президенының “Безнең ишегалды” программасы буенча колачлы эш алып барыла. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында да ишегаллары, юллар, балалар мәйданчыклары яңартыла. Быел 67 өй алды территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Ремонт вакытында йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре дә исәпкә алына.
Тынычлык проспектындагы 26 йортта яшәүчеләр вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә әзер. Кешеләр ремонт башлануына сөенәләр генә. Ремонт эшләре республика президентының “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарыла.
Балалар мәйданчыклары, керү юллары төзекләдерелә, ремонттан соң ишегалдында машина кую урыннары да күбрәк булачак. Һәр подъезд төбендә яңа эскәмия, чүп савытлары урнаштырыла.
Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.