«Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы проектларын килештерү тәмамлану алдында. Алар махсус порталда басылып чыкты. Урыннарда яшәүчеләр төзекләндерүнең барышын үзләре контрольдә тота алачак. Эшләр схема буенча бармаса, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Тулырак киләсе роепортажда.
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча бөтен Татарстанда колачлы эш җәелдерелде. Республиканың 300 ләп ишегалдын төзекләндерүгә керештеләр. Двор Татар сайтыннан үзегез яшәгән ишегалдында ремонт эшләренең кайчан башланачагы турында белергә мөмкин. Исемлек тулылана һәм көн саен яңартыла.
Портал сайтында финал проектларын бастырып чыгару башланды. Халык төзелеш барышын контрольдә тота ала. Әгәр эшләр схема буенча бармый икән, интернет-порталы, кайнар линия телефоны буенча хәбәргә керергә була.
2019 елда масштаблы төзекләндерү программасын Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанның меңгә якын ишегалдын ремонтларга исәп тоталар.
Ания Гыйбадуллина, Александр Шмагин.