Казанда Серов урамындагы 3 нче йортта яшәүчеләр өчен дә рспублика көне аеруча истә калыр. Анда ишегалды ачтылар, ачылышка татарсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Территориядә юлларга һәм тротуарларга асфальт җәйделәр, эскәмияләр, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырдылар.
Республикабыздагы бәйрәм, иртәгәсе белем көне алдыннан булуы белән дә аеруча шатлыклы һәм истәлекле вакыйга.
«Безнең ишегалды» программасы буенча башкалабызның Серов урамындагы 3 нче йортта тантаналы рәвештә яңа ишегалды ачылды. Биредә яшәүче халык өчен Концерт программасы, балаларга төрле күңел ачу чаралары оештырылган.
Әлеге республика программасы буенча быел башкалабызның Мәскәү районында гына да 46 йорт яны төзекләндерелде. Серов урамы ишегалдында да хәзер өлкәннәргә һәм балаларга уңайлы ял итү өчен мөмкинлекләр бар.
Җирле халыкны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Кунаклар билгеләп үткәнчә, республиканың тышкы кыяфәте һәм уңайлы шартлары нәкъ менә «безнең ишегаллары»ннан башлана.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасы 2024 нче елга кадәр озайтылды. Бу вакытка к кадәр Татарстанда 6 мең 775 ишегалдын төзекләндерү көтә.