2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы Актаныш районында да уңышлы эшли. Район башлыгы Энгель Фәттахов халыкның яшәешен тагы да яхшыртуга юнәлдерелгән программаның барлыкка килүен югары бәяли. Актаныш ишегалларын төзекләндерүне ул шәхси контролендә тота. Ишек алларын төзекләндерү проектлары яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып башкарыла. Бу уңайдан төзелеш өчен җаваплы район җитәкчеләре күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән даими очрашулар уздыра. 1 нче кварталга керә торган Ленин урамындагы 8, Тынычлык урамындагы 7 йортта яшәүчеләр мондый күрешүләр вакытында үз тәкъдим-гозерләрен җитәкчеләргә ачыктан-ачык җиткерде. Белгечләр ишегалларын тәртипкә китерү буенча эшнең ничек оештырылачагын аңлаттылар.8 нче кварталдагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә үз ишек алларының киләчәгенә битараф түгел. Алар тарафыннан әйтелгән теләкләр- өй алдындагы юлларны тарайтмау, тротуарларны юлга кертмичә киңәйтеп эшләү, бу эшләрне үсеп утырган агачларны саклап башкару- төзүчеләр боларны да истә тотарга тиеш була.
Моңарчы яшәүчеләргә хезмәт иткән уңайлыклар, мәсәлән, мендәр кагу урыннары да шул ук урында калачак. Аларны яңартып, буяп кую сорала.
«Безнең ишегалды» программасының рәсми порталында Актаныш авылы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар халык игътибарына тәкъдим ителеп тора. Ишегалларын dvor.tatar сайтының «Документлар» бүлегендә табарга була.
Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге ярдәме белән Гадел Әхмәтҗанов , Ләйсән Газизова.