2021 елның 14-15 октябрь көннәрендә Казанда «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Фәнни җыелыш V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелә. Әлеге чара ковидка каршы саклык чараларын күреп оештырыла. Конференциядә күтәрелгән темелар турында алдагы язмада.
Пандемияне исәпкә алып конференциядә урынга килеп тә, читтән торып та катнашу мөмкинлеге бар иде. Катнаш форматта узган конференциядә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары ведомство вәкилләре, Россиянең «Теология» укыту юнәлешен тормышка ашыручы, шул исәптән Ислам дини югары уку йортларының 10 нан артык ректоры һәм башка вәкилләре катнашты.
Конференция кысаларында төп эш юнәлешләре илнең рухи иминлеге, динара татулык, дәүләт һәм дин арасындагы багланышлар, фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге.
Экспертлар арасында Дагыстан, Чечня Ислам институтлары мөгаллимнәре дә бар иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге конференциянең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан узуын ассызыклады.
Конференциянең төп оештыручысы булып «Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе» тора. Оештыручылар статусында конференцияне Россия ислам институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе, Казан православ рухи семинариясе Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәме белән уздырыла.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.