Традиция буенча, бүгеннән 1 декабрьдән 10сына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге чикләнгән кешеләр аз түгел. Ләкин аларның физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көченә сокланырлык.
Бигрәк тә балалар турында кайгырту беренче урында торырга тиеш. Шул уңайдан Республикабызда алар өчен төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Сәламәтлек саклау оешмалары мөмкинлекләре чикле кешеләрне дару белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр дә оештыра. Сораулар белән экранда күрсәтелгән +7(843)249-12-73 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гомүмән, барлык узачак чаралар турында тулырак мәглүмат белән Казан мэриясе сайтында танышырга була.