Район йөзен төзелешләр бизи. Апаста өр-яңа футбол манежы төзелә. Бүгенге көндә инде биредә эш тәмамлану алдында. Әлеге 20гә 40 метр үлчәмдәге корылма ел дәвамында футбол белән шөгыльләнү һәм ярышлар үткәрү өчен кулланылыр дип көтелә.
Районда футбол манежын төзү эшләренә иртә язда керешәләр. Спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин белдерүенчә, бүгенге көндә инде биредә хезмәт 90%ка якын башкарылган.
Объектта футбол кырыннан тыш, тагын тренерлар бүлмәсе, медицина хезмәикәрләре кабинеты, киенү бүлмәләре, санузел була. 20гә 40 метр зурлыктагы футбол кырының идәне ясалма үлән белән каплана. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бинада уңайлылыклар тудырыла.
Районның спорт мәктәбендә футбол белән барлыгы 75 бала шөгыльләнә. Шунысы куандыра: алар төрле ярышларда катнашып, урыннар ала, җиңүләр яулый.
Әлеге яңа корылма район халкын футболга тартуга, яңа талантларны ачыклауга ярдәм итәр дип ышаналар.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.