Вакыт дигәнең өзлексез ага да ага. Вакыт агышының мәңгелек асылы туу-яшәү-үлем. һәр кеше үзе бер дөнья. Гомер буе халкыбызның теленә, мәгрифәтенә хезмәт итүчеләрнең пандемия афәтле бакыйлыкка күчүе зур югалту.
Казан Федераль Университетының филология факультеты деканы, кафедра мөдире, милли әдәбиятләр белгече Җәмил Сафиуллин истәлегенә багышланган китап дөнья күрде. Китапны аның шәкертләре төзегән.
Китапка Җәмил Сафиуллинның төрле елларда язылган фәнни хезмәтләре кергән. Галим турында хатирәләр урын алган. Әлеге басмада ул вакытта проректор булган Миркасыйм Госманов заманында татар журналистикасын җитәкләгән Флорид Әгъзамов, татфак җитәкчесе Тәлгат Галиуллинның университетта милли җанлы, иҗтимагый эшләре хакында искә алына.
Җәмил Сафиуллин татар шагыйрьләре әсәрләрен, рус һәм Европа шагыйрьләре иҗаты белән чагыштырып, аларның милли үзенчәлекләрен күрсәткән галим. Зур акыл иясе булуына карамастан, ул бик тыйнак, үзеннән соң калын китаплар калдырмаган.
*****
Тукай яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның ижаты тирәнрәк ачыла бара. “Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты” өчтомлык басма нәшер ителү шуның матур мисалы. Бөек шагыйребез турындагы мирасны барлаганда, яңадан-яңа мәгълүматларга тап булабыз. Әлеге хезмәт 2017 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Тукайны өйрәнү фәне юнәлешендә башкарылган күләмле проект кысаларында тормышка ашырыла.
Яңа басмада китерелгән материаллар архив чыганаклары, хатлар, истәлекләргә нигезләнә. Тукайның тормыш һәм иҗат юлын шул чор милли-мәдәнияте белән бергә күзалларга мөмкинлек бирә. Татарстан Фәннәр академиясе галимәсе Дания Заһидуллина Тукай мирасының гуманитар фәннәрдән аерылгысыз булуын искәртте.
СХН Дания Заһидуллина Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты
Проект Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән мең данәдә нәшер ителде. Өчтомлык басма мәктәпләргә, уку йортларына таратыла.
***
Татар китабын заман шартларына яраклаштырып укучыга җиткерү өчен нинди генә ысуллар уйлап табылмый. Алар арасында укучыга кесә китабын тәкъдим итү проекты да бар. «Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда ел буе бер-бер артлы кесә китаплары тәкъдир ителде. Аеруча “Казан утлары” журналы авторлары белән даими таныштырып бардык. Чираттагысы “Сәхнә” журналы тәкъдим иткән “Хур кыз”лары романы.
Китапның тышыннан ук аның каршылыклы атамага ия булуы сизелә. “Хур кызлары» романы киң җәмәгатьчелектә дөнья масштабындагы проблеманы күтәрә. Темасы җайсыз булса да чынбарлык. Чирен яшергән үлгән дип өйрәтә халкыбыз мәкале.
*****
Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри 19 нчы гасырда 25 ел дәвамында Календарь дип аталган басма төзеп чыгарган. Һәр ел саен дөнья күргән әлеге өстәл календаре сүзгә сусаган, китапны хөрмәт иткән халкыбыз өчен кирәкле мәгълүмат чыганагы булган.
Совет чорында да календарь чыгару дәвам иткән. Кечкенә энциклопедияга тиң басма 2005 елдан тукталып торган. Быел Татарстан китап нәшрияты бу эшне яңадан башлый.
Яңа ел һәммәбезнең өенә муллык, бәрәкәт алып килсен дип бу елга саубуллашам!