Казан федераль университеты галимнәре Әстерхан өлкәсеннән казылмалардан кайткан. Лапас авылыннан ерак түгел, Алтын Урда җитәкчеләре күмелергә мөмкин булган каберлекләр шәһәрен тапканнар. 14нче гасырдагы кайбер табылдыкларны галимнәр безгә дә күрсәтте.
Бу калдыкларга — 7 йөз елдан артык — Әстерхан өлкәсенең Лапас авылы янындагы казылмаларның берсе. Биредә шундый каберләр меңләгән: 13нче гасырда Лапас авылында Алтын Урданың иң зур мавзолее үсеп чыга. Әлеге шәһәр тарихын торгызуга Казан Федераль Университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре керешкән.
Зиратның тарихы 1310нчы елдан бирле алып барыла – бу турыда биредәге кирпечләр “сөйли”, алардан мавзолейлар төзегәннәр — монда алар дистәләгән, зурлыклары төрле, ләкин төс һәм бизәкләре белән охшаш.
Зәңгәр төс — патша мавзолейлары төсе, гүя яктылык һәм төсләр һавада уйный. Археологлар Алтын Урда ханнары нәкъ менә шунда җирләнгән, дип саный.
Бу нәкъ менә мавзолейлар төзегән кирпеч кисәге. «Патшалар үзәне» 25 мең квадрат метрны биләгән, Алтын Урданың махсус икътисадый һәм сәяси зонасының үзәге булган.
Тагын 30 мавзолейны күтәрәсе бар әле, ә киләсе елда Казан Кремлендә Алтын Урда Хананнарына багышланган күргәзмә ачу планлаштырыла.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.