Казанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган фестивальдән безнең репортаж.
Җырга-моңга , тапкыр сүзгә хәвәс Хантимеровлар гаиләсе Саба районында гына түгел республикакүләмендә танылды. Кирәк икән өй салуның да җаен беләләр. Нәселләрендә балта осталары да күп булган диләр. Кирәк икән ерак бабалары Хантимир Алтынбаев кебек Ватан сагына да басырга әзер алар.