Татарлар җанисәптә XVI гасырдан бирле теркәлә. Татар ханлыклары яуланып алынганнан соң, XVI гасырның икенче яртысыннан бирле Россия дәүләтенең язма кенәгәләрендә теркәлә алар. Ул вакытта халык санын исәпкә алу нигездә салым җыю өчен башкарыла.
Җанисәп уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ясаган татарлар турында анимацияле фильмны һәм «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде.
Китапта соңгы өч гасыр дәвамында Россиядә узган җанисәп, татарның көнкүреше тасвирлана. Китапның электрон варианты да бар.
Фильмның нигезендә борынгы тарихыбыз тора. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә җирле үзенчәлекләр булса да, безне барыбызны да уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә.
Марат Гыйбатдинов
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының директор урынбасары
Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ринат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.