Башкалабыз Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип исемләнгән бәйге кысаларында, муниципаль берәмлекләрнең Мәдәният көннәре уза.
Һәр муниципаль район зур концерт программасы, осталар һәм эшмәкәрләр күргәзмә- ярминкә әзерли, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә, уникаль туристик маршрутлар күрсәтә һәм милли ашлар белән сыйлый. Мәдәният көннәре 21 нче октябрьгә кадәр дәвам итә.
Бүген 25 нче сентябрдә Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Югары Ослан районы үз мәдәни чаралрын тәкдим итә. «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы муниципаль берәмлекләренең тарихи-мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә.