Кәрим Әхмәдиев-бик актив бала. Эт белән уйный, рәсем ясый, йөзү белән шөгыльләнә. Ә безнең иҗат төркемен күргәч, конструктор коллекциясен күрсәтергә ашыкты. Ул хирург булырга хыяллана. Ә әлегә малайның үз виртуаль дөньясы.
Шулкадәр актив, энергияле 7 яшьлек малай гомеренең яртысын диярлек яман шеш авыруына каршы көрәшүенә ышануы да кыен. Өч ел элек корсак куышлыгында яман шеш булуын ачыклаганнар.
Кәримнең әтисе Фәрит Әхмәдиев: «Бик куркыныч диагноз. Берничә операция ясатып, дәвалау курсларын үткәреп, хәлен беркадәр җиңеләйттек. Табиблар интенсив дәвалау курсын туктатмаска тәкъдим ясады. Дәвалауны алга таба дәвам итү өчен шактый акча кирәк.»
Иң катлаулы операцияләр ясалган — сөяк миен күчереп утыртканнар, нур һәм химиотерапия курсларын узган. Интенсив дәвалау барышында малайның организмы көчсезләнгән, теләсә кайчан өзлегеп китәргә мөмкин. Хәзерге вакытта Кәрим кыйммәтле Европа препаратлары белән иммунотерапия курсын үтә. Тик ул кыйммәт. Бер дозаның бәясе-14 мең евро, ә дәвалану өчен 20дән артык доза кирәк. Даруларны сатып алырга Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы булышкан. Тагын 4 дәвалау курсына 14 миллион сумнан артык препарат кирәк.
Кәримнең әнисе Наталья Әхмәдиева: «Каты чиргә каршы 4 ел барган көрәшне уңышлы туктатасы иде. Иммуно терапея курсын узасы калды, барысы да яхшы булачак, диләр табиблар. Дарулар гына бик кыйммәт тора.»
Тиздән Кәрим яңадан Мәскәүгә дәваланырга китә. Без аңа нормаль тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә алабыз. Акча күчерү өчен реквизитлар экраннарда күрсәтелгән, теләсә нинди сумма мөһим.
Мурат Метшин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.