Илнең төп мәгълүмат программасы – Вести – 30 еллыгын билгеләп үтте. 1991 елның 13 маенда эфирга «Вести»ның беренче чыгарылышы чыкты. Шуның белән Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясе холдингы тарихы башланды. Хәзер илнең һәр төбәгендә аның филиаллары бар. Россия 1 һәм Россия 24 телеканалларында мәълүмати программалар бар. Вести Росссиядәге медиа киңлекнең рейтингы иң югары булган мәгълүмаит программаларның берсе. Ил һәм чит ил тормышындагы актуаль вакыйгалар, аналитик форматлар, экспертлар чыгышы оператив һәм объектив күрсәтелә. Көн саен эфирда төбәкләрнең Вести » программалары- без һәрвакыт республика тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында сөйләргә омтылабыз. Прогрммалар 50 дән артык телдә күрсәтелә. Республикабыз тормышындагы мәгълүматларны Вести Татарстан һәм татар телендә яңалыклар программалары җиткерә. Без һәрвакыт сезнең белән элемтәдә, хөрмәтле телевизор караучылар