Бүгенге чыгарылышыбызны күңелле хәбәрдән башлыйбыз. Журналистлар хезмәтенә бәя бирүдә иң мөһимнәрдән саналган Бәллүр каләм конкурсына нәтиҗә ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында коллегаларыбыз — Татарстан дәүләт телерадирокомпаниясе мөхәррирләре булуы икеләтә сөенечле. Вакыйга урыныннан безнең махсус репортаж.
Бәллүр каләм — республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен иң абруйлы конкурс. Якынча 2 мең гариза, йөзләгән дәгъвачы һәм үз эшендә иң яхшы дип тануга 10 номинация. Алар арасында шәхси, редакцион номинацияләр дә бар. Иң көтелгәннәрнең берсе — мультимедиа редакциясе. Һәр көн тәүлек дәвамында барлык мәгълүмат чаралары: телевидение, сайт, социаль челтәрләр буенча эшләүче коллектив. Һәм һәрвакыт — уникаль материаллар. Бүген безгә бу өлкәдә тиңнәр юк.
Ә киләсе номинация инде күп еллар буе барысыннан да яктырак яңгыраган — Татарстан радиосы редакциясе. Быел яңа проект «Мин әтине өйрәтәм» аудиоспектакле өстендә эшләделәр. Бу әлеге редакциянең татар телен җиңел һәм уен формасында өйрәтүче кызыклы проектларның берсе генә. Әлбәттә, алар бәллүр каләмгә лаек.
Күп еллар дәвамында үз һөнәренә тугры калучыларны билгеләп үттеләр. Фестивальнең Гран-при бүләген Казан федераль университетынынң медиакоммуникацияләр кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин яулады. Эш елларында Васил Заһит улы бүген танылган журналистларның тулы бер плеядасын чыгарды. Журналистикага гашыйк булган тыйнак, ярдәмчел — аның турында чыгарылыш сыйныф укучылары шулай сөйли. Бүген дә алар залда басып алкошлый.
Бүләкләрне гадәттә тамашачыга күренмәгән, күпчелек “күләгәдә” калучы профессионалларга да тапшырдылар. Телеоператорлар, фотографлар. Вакыйгалар нәкъ менә алар күзлегеннән тәкъдим ителә. Бүләкләнүчеләр арасында блогерлар да бар. Залда – иң-иңнәре.
Яңадан эшкә керешергә дип бәллүр каләм ияләре редакцияләргә таралышты.
Гүзәл Зәйнакова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.