Түбән Каманың 36 нчы мәктәбендә яңа ел балы оештырылды. Бәйрәм карнавалында мәктәп укучылары, укытучылар үзләре дә катнашты. Бәйрәм мизгеләрен Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигмәтуллина да күреп кайтты.
Күпереп торган затлы күлмәкле кызлар, кара фрак кигән егетләрләрнең вальс әйләнүләре тамашачыны берничә гасыр артка чигенеп, ул чор мохите белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Дөрес, моңа ирешү өчен катнашучыларга берничә ай репетицияләр ясарга туры килә. Тырышлык заяга узмый.
Борынгы гасыр биюләренә багышланган бал 36 нчы мәктәптә оештырыла. Укытучылар белән укучылар карнавал үткәрергә булалар. Пушкин балыннан соң, әдәби әсәрләрне уку күпкә кызыграк, ди оештыручылар
Борынгы гасыр биюләрен үзләштерергә теләүчеләрне “Ялкын” яшүсмерләр клубында көтеп калалар. Өлкәннәр өчен дәресләр исә Альфа» клубында үткәрелә.