Инде берничә көннән изге Рамазан аена керәбез.Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, бу изге ай барышында тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә укылмаячак, шулай ук ифтарлар да оештырылмаячак. Бу хакта Республиканың диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр.
Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 24 апрельдә — уразаның беренче, ә 23 майда — уразаның соңгы көне. 23 апрельдә беренче тәравих намазы укылачак, Ураза бәйрәме 24 майга туры килә. Әлегә республика мәчетләрендә җәмәгать һәм күмәк чаралар уздыру , шул исәптән җәмәгать намазлары туктатылды.
Кичектергесез сораулар килеп туган һәм дини йолалар уздыру зарурлыгы булган очракта, мәчетләрдә кизү торучы имамнар бар. Мәчетләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге тулысынча туктатылмады, чаралар онлайн режимда алып барыла. Хәзер барлык йолалар да бик аз сандагы кешеләр катнашында гына үткәрелә. Никахта бары кияү, кәләш һәм ике шаһит булырга мөмкин. Исем кушу йоласы бала һәм әти-әнисе барында башкарыла. Җеназа намазын, катнашучылар мөмкин кадәр аз булып, ачык һавада гына үткәрергә киңәш ителә.
Татарстан мәчетләрендә коронавирус инфекциясе таралудан саклану өчен, спиртлы дезинфекция чаралары кулланып юу-чистарту рөхсәт ителә. Бу мәгълүмәтне республика Диния Нәзарәтендә расладылар.