Киләсе видеоязмабыз Буа районы Аксу авылында яшәүче укытучылар династиясе Җамалетдиновлар гаиләсе турында.Иң өлкән вәкиле Камәрия апа динне алга сөрүче атаклы Мөлековлар нәселеннән. Дәвамчылары да бар – улы һәм кызы, килене хәтта инде оныклары да мөгаллимлек юлын сайлыйлар. Берничә буынга белем бирүче династия белән Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина да аралашып кайтты
Лаеклы ялда булса да, Камәрия Җамалетдинова бүген дә мәктәп тормышы, язмышы белән кайный. Аны укытучылар династиясенең иң өлкән вәкиле дисәк тә ялгыш булмастыр. 1971нче елны, яңа гына 10нчы сыйныфны тәмамлап, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергән кызны туган авылы мәктәбенә рус һәм немец теле укытучысы итеп эшкә алалар.
45 еллык укытучылык стажы булган ханым бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Аксу урта мәктәбендә география фәне укыта, 10 ел директор вазифаларын башкара. Балалары да аның эзеннән китеп, мөгаллимлек юлын сайлыйлар. Улы Фәнил авыл мәктәбендә физкультура, кызы Гөлназ татар теле һәм әдәбиятынукыта.
Камәрия апаның килене Лилия дә педагог, балаларга инглиз телен өйрәтә. Үзе дә укытучылар династиясеннән. Эшебезнең дәвамчысы булыр дип, кызларына зур өметләр баглый.
Укытучы һөнәрен сайлауларына балалары да, Камәрия апа үзе дә һич кенә дә үкенми.
Җамалетдиновлар династиясе районда иң зур стажлы укытучылар гаиләләренең берсе. Дүртенче буында һөнәрне дәвам итүчеләр дә булмый калмас, дип өметләнәләр үзләре.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары