Республикабызда Идел буе Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга әзерлек бара. Башкалабызның Кол Шәриф мәчетендә изге Корьәннең уникаль кульязмасын төзергә керештеләр. Иң яхшы каллиграфлар әзерли торган кульязма якынча ике елда әзер булыр дип фаразлыйлар. Корьән кульязмасының дөреслеген һәм нәфис бизәлешен галимнәрнең махсус комиссияе күзәтеп тора. Тулырак киләсе репортажда.
Махсус кәгазьгә изге Коръән китабының төп сүрәсе булган– «Фатиха» сүрәсе төшерелә. Сүрәнең һәр билгесе дөрес итеп язылырга тиеш. Ислам кануннары буенча ул беренче булып кулъязма рәвешендә дөнья күрә.
Сүрәләрнең язылышын ныклы контрольдә тоталар. Әлегә-дин белгечләре, ә киләчәктә – дөнья күләмендә танылган галимнәр тикшерә. Казанда языла торган Корьәннең беренче кулъязма җыентыгы катгый кагыйдәләргә туры килергә — Мөхәммәд пәйгамбәр күрсәткән тәртиптә булырга тиеш.
Изге Корьән кульязмасы Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аны әзерләүдә Татарстанның иң яхшы белгечләре катнаша.
Кульязманың кайчан әзер булачагы әлегә тәгаен билгеле түгел. Корьәннең бер битен язу өчен ике көн кирәк. Якынча исәпләүләр буенча ике елдан соң китап әзер булыр дип фаразлыйлар.
Айнур Вәлиәхмәтов, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.