Беренче ике атна эчендә күп функцияле үзәк офислары аша 62 мең куар-код алынган.
Күп функцияле үзәкләрдә мондый хезмәт ноябрь уртасында барлыкка килде. Шул рәвешчә үзләре куар-кодның басма вариантын ала белмәүчеләргә белгечләр ярдәм итә. Моның өчен үзең белән бары тик паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Физик затның килү мөкинлеге булмаган очракта , нотариуста расланган, ышаныч кәгазе белән куар-код мәгълүматы башка кешегә дә бирелә.