Ислам диненең терәге, айларның солтаны дип атлаган изге рамазан ае башланып китте. Шул уңайдан Төркия Республикасының Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә ифтар оештырды. Җәмәгатьчелек белән бергә үткәрелгән беренче ифтардан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан үз чыгышын ватандашларына һәм туган иленә кайгы уртаклашудан башлады. Шулай ук авыр кайгыны җиңеләйүтүдә үз өлешен керткән Казан халкына, шәхсән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка гуманитар ярдәм оештырудагы ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткрде.
Татарстандагы Төркия консуллыгы рамазан аендамоңа кадәр төрле мәчетләрдә авыз ачтыру мәҗесләрен үткәрә иде , ә бу юлы ифтар “Туган авылым» милли-туристлык комплексында узды.
Ифтар мәҗлесендә шулай ук төрле илләрнең татарстандагы консуллыклары җитәкчеләре катнашты.
.
Ифтар мәҗлесен алып баручы Ильяс Халиков билгеләп үткәнчә, беренче ифтар ул милләтара һәм динара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга да бер форсат.
Ифтрада Үзбәкстан, Иран республикалары консуллыклары вәкилләре дә катнашты. Татарстан республикасы җитәкчелеге исеменнән ифтар мәҗлесенә чакырылучыларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлап, илгә тынычлык, иминлек теләде.
Шундый ук изге теләкләрен җиткергән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин рамазан ае фазыйләтләрен искә төшереп үтте.
Ураза тотып та гафу ителми кала торган гамәл башкаларны авыр сүз белән рәнҗетү.
Мөбарәк рамазан ае дәвамында ифтарлар әле күп булыр. Әмма монысы Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланган изге айда игелекле ифтар булып кереп калды.
Мөршидә Җиһан,Ирек Хәмидуллин . Татарстан яңалыклары.