Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» автомобильләр заводы хезмәт коллективын, ветераннарны беренче автомобиль чыгарылуга 45 ел тулу белән котлады. Президент билгеләп үткәнчә, КАМАЗ төзелеше — илебез автомобиль төзелешендә иң масштаблы һәм кирәкле проектларның берсе, икътисадый, индустриаль куәтне, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш булып тора.
Чаллыда узган тантанада коллективны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Ул КамАЗны-Россия йөк машина төзелеше лидеры дип атады.
Рөстәм Миңнеханов башта Чаллы шәһәр Советының йомгаклау утырышында булды. Узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләштеләр.
Автошәһәрдә бизнес-мәйданчыкларның инфраструктур проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителгән. Президент шулай ук Чаллыда православие һәм мөселман мәктәпләре ачарга тәкъдим итте. Ул шәһәр предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен дә карады.