Россия көнен бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Сезнең һәрберегезгә туган республика файдасына нәтиҗәле хезмәтегез һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде ул. — Бүген Татарстан Россия Федерациясенең терәк субъектларының берсе, төбәк күп күрсәткечләр буенча алда бара. Бу, ил Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Михаил Владимирович Мишустин җитәкчелегендәге федераль Хөкүмәт ярдәме булмаса, мөмкин булмас иде.
Традицион рәвештә бүләкләнүчеләр арасында туган республика һәм ил үсешенә зур өлеш керткән фән һәм сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар иде. «Сезнең иҗади хезмәтегез — үсеп килүче буын өчен иң яхшы үрнәк. Сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Тагын бер тапкыр сайланган эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Сезнең казанышларыгыз — күпьеллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең уңышларыгыз тарихы дәвам итәр дип ышанам.