Пандемия үз төзәтмәләрен кертсә дә, соңгы елларда дөнья буйлап сибелгән милләтәшләребез белән аралашып яшәү өчен мөмкинлекләр артты. Казан шәһәренең «Штаб» дип аталган креатив индустрияләр резиденциясендә тагын бер ысул тәкъдим ителде. Яңа ысул нидән гыйбарәт икәнен хәрбәрчебез Мөршидә Җиһан белә.
Милләттәшләребез белән яңача аралашу ысулы «Син кая?» дип атала. Оештыручылар дөньяның 87 иленнән открытка туплап, биш континетта 32 татар диспорасы вәкилләрен тапкан. Әлеге проектны тәкъдим итү чарасында аның өстәмә чынбарлык технологиясе ярдәмендә ясалуы аңлатылды. Диодлы лампалар дөнья картасы рәвешендә, ул планетаның төрле почмакларыннан килгән открыткалар белән бизәлгән. Үзен социаль челтәрләр аша Татар малае дип таныткан Ринат Галиәхмәтов җәһәт кенә “Син кая” проектының гамәлдә ничек эшләвен күрсәтте.
Австралиянең Аделаиада шәһәреннән җибәрелгән открытка 2 ай да 18 көн килгән. Тәбрикләү сүзләрен Франциядән юллаган Әминә Нәбиуллина чарада үзе дә катнашты.
Милләтәшләребезне берләштерү максатыннан шушындый заманча технологик проектлар тәкьдим итү, әлбәттә уңай күренеш.
Әлбәттә, исеме җисеменә туры килү бик мөһим. Максатка ирешер өчен милләтәшләребезнең кая баруын түгел кайда булуын барлыйбыз, ләбаса. Әлеге проект киләсе елның кыш ахыра кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары