Казанда икенче хоспис төзелеше актив рәвештә дәвам итә. Аның корылмасы салынган инде. Төзелеш мәйданында эшләрнең барышын Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов карады.
Хосписның ике катлы бинасы төзелеп бетте. Корылманың нигезен ныгыталар, тәрәзәләр куялар. Хәзер төп бурыч – салкыннар башланганчы, бинаның диварларын җылыту материаллары белән тышлау.
Хәзер материаллар ташыйлар. Диварларны ике ай эчендә тышлап бетерәсе иде. Бу төзелештәге төп эшләрдән санала. Бина матур булыр дип көтәбез, Авыруларга яшәү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз.
Республикада авырулар өчен ике йөздән артык паллиатив ятак урыны бар, тиздән тагын өч йөз урын булдыру планлаштырыла. Казандагы беренче хосписта балалар һәм өлкәннәр бүлекләре бар. Берничә райондагы паллиатив кабинетларларда күчмә хезмәт күрссәтелә. Болар гына аз, ди белгечләр.
30 процент ятак урыннарыннан яман шеш авырулары файдалана. Тагын 70 процент урын башка төр чирләр белән авыручы пациентлар өчен билгеләнгән. Күпчелеге — баш мие, йөрәк- кан әйләнеше бозылган, инсульт, инфаркт кичергән кешеләр.
Икенче хоспис ике йөз пациентны кабул итә ала. Бина ике блокка бүленә. Бер урын – яман шеш авырулары булган пациентларга икенчесе — карауга мохтаҗ өлкән кешеләргә билгеләнә.
Яңа стационарны 2025 елга кадәр ачу күздә тотыла. Аны күмәк көч белән төзиләр -175 миллион сумга якын акча җыелган.
Эшләрне тәмамлау өчен ике тапкыр күбрәк акча кирәк. Хоспис төзелешенә теләгән һәркем өлешен кертә ала.
Ралина Абрамова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.
СХ Айрат