«Бердәм Россия» партиясе Рөстәм Миңнехановны сентябрьдә узачак сайлауларда Татарстан Президенты постына тәкъдим итүне хуплады.
Бу хакта партиянең Генераль советы президиумы утырышында Генераль Совет секретаре Андрей Турчак белдерде. Ул быел төбәк лидерларын сайлау буенча 20 кампания узачагын искәртте. Бу атнада республика һәм өлкәләрдә партиядән кандидатлар күрсәтү буенча конференцияләр башлана. Утырышта шулай ук кайбер губернаторларны төбәк җитәкчеләре постына тәкьдим итүне хупладылар.