«Бердәм Россия» автобус марафонын бүген Алексеевск районында көтәләр. Ул Әлки районынан килә. Анда халык белән очрашу алдыннан республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Әлки районы Үзәк район хастаханәсендә булдылар.
Гео Әлки районы
Алар капиталь ремонттан соң заманча поликлиниканы бәяләде. Ә “Актай” яшьүсмерләр клубында иң яшь әлкилеләрнең милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклап калырга өйрәнүләрен күзәттеләр. Халыкның тәкъдимнәре һәм парламент эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сүз алып барылды. Очрашуда Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов, “Мәрхәмәт — Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм “Алексеевскдорстрой” башлыгы Фоат Вәлиев катнашты. Депутат мандатларын дәгъвалаучылар адресына халыкның наказлары һәм мөрәҗәгатьләре яңгырады. Автобус марафонында катнашучылар фикеренчә — «Бердәм Россия»нең төп өстенлеге — кешеләрнең иминлеге турында кайгырту.