Шушы минутларда «Бердәм Россия» автобус марафоны Нурлатка таба хәрәкәт итә. Бүген кич республиканың иң көньяк ноктасында алдагы 5 елга бурычлар турында фикер алышу уза. Марафон күрше Чирмешән районынан килә.
Анда Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар белән очрашу узды. Алар арасында — гамәлдәге парламентарийлар Камил Нугаев һәм Шамил Яһудин, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров. Депутат мандатына дәгъвачылар үзләренең сайлау алды программасы турында сөйләде һәм район халкына ничек ярдәм итә алулары турындагы фикерләре белән уртаклашты. Сүз шулай ук Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән милли проектларны дәвам итү турында да барды.