Бердәм дәүләт имтиханы өчен имтихан кәгазьләрен аудиторияләрдә үк ачачаклар, ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тапшыру вакытын арттырдылар. Бу турыда йомгаклау аттестациясе вакытында министрлар кабинетындагы брифингта сөйләделәр. Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда башлана һәм 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче фәннәр — география, әдәбият, химия һәм туган тел. Нәтиҗәләр 6 июньнән 26 июньгә кадәр иглан ителәчәк..