Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның күбесе җәмгыять белеме фәнен сайлап алган. Быел бу имтиханны тапшыру өчен җиде мең укучы гариза биргән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр ителде.
Быел имтиханнарны 17 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Беренче имтихан — рус теленнән- 28 майда башлана. Мәҗбүри тәртиптә-математика да. Укучыларның күпчелеге ирекле имтиханнардан җәмгыять белемен сайлаган. Икенче урында-химия, биология һәм физика фәннәре.
Бердәм дәүләт имтҗиханнарын үткәрү тәртибендә дә үзгәрешләр булмаячак. Элеккеге кебек үк, металл рамкалар, видеокүзәтү кулланылачак, телефон һәм шпаргалкалар куллану контрольдә тотылачак.
Быел барлыгы 18 мең 500 укучы бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар да бар. Имтиханнарны республиканың 899 мәктәбендә алачаклар. Тугызынчы сыйныф укучыларының аттестация имтиханнары бер атнага иртәрәк-22 майда башлана.