Бүген башкалабызга дустанә илләрнең мәгариф министрлары халыкара форумга җыелды. Анда сүз нәрсә турында барачак?
Ул Бәшир Рәмиев исемендәге ай-ти паркында уза. Россия белгечләреннән тыш, дустанә илләрдән 20 гә якын министр катнаша. Тармакның төп белгечләре бер мәйданчыкта Россиянең мәгариф системасы, чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу, үсеш перспективалары һәм студентлар алмашу мөмкинлекләре турында фикер алышыр дип көтелә.