Шушы кәннәрдә Татарстан Республикасының халык язучысы, публицист Әмирхан Еникиның 115 еллыгы уңаеннан әдипнең истәлек тактасы янына чәчәкләр салу тантанасы булып узды.
Шушы кәннәрдә Татарстан Республикасының халык язучысы, публицист Әмирхан Еникиның 115 еллыгы уңаеннан әдипнең истәлек тактасы янына чәчәкләр салу тантанасы булып узды.
«Әйтелмәгән васыять», «Саз чәчәге», «Рәшә», «Бер генә сәгатькә”» — бу аның халыкка мирас итеп калдырган әсәрләренең берничәсе генә. Әмирхан Еники якты эз дә, күңелгә якын әсәрләр дә, төпле фикерләр дә туплап калдыручы. Шуңа да аны хөрмәтләү, искә алуны халык та үзенең бурычы дип саный.
Язу намус эше. Әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә, фикер һәм хистән алып төскә һәм искә тикле иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш. Әдәбият ул тел сәнгате, беренче сүзеннән алып соңгысына хәтле дигән Әмирхан Еники.
Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музеенда – «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе эшли башлады. Милли музей фондларыннан язучы үзе тапшырган әйберләр дә бар. Бөек шәхескә багышланган чаралар республикада ел дәвамында уздырыла.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.