Республикабыз халкына сәламәтлекне саклауга аерым игътибар итәргә тәкъдим ителде. Пандемия чорында кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә таләпләр каты булачак.
Бер атна эчендә Казанның җәмәгать транспортыннан битлек кимәгән 20 пассажир ачыкланган. Рейдлар даими үткәрелә. Узган тикшерүләр вакытында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда алты йөздән артык тәртип бозучыны ачыклаганнар, шул кадәр үк кешене метрода. Кисәтүләрдән соң, аларның күбесе битлек кигән, калганнарын салоннан чыгаруларын сораганнар, нормаларны үтәмәгән өчен 6 беркетмә төзелгән.