Белоруссиядә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды. Татарстан республикасы Мәдәният көне 14 сентябрьгә кадәр анда Татарстан киноларын күрсәтәчәкләр, республиканың әйдәп баручы коллективларының концертлары узачак. Шулай ук Мәдәният көннәре кысаларында Татарстан һәм Беларусь Милли музейлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип планлаштырыла. Ә милли китапханә республикабызның тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате турында китаплар бүләк итәчәк.