400гә якын мөгаллим татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән танышты. Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле укытучылары өчен шәһәркүләм семинарлар циклының икенчесен башлап жибэрде. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Балалар бакчасы – балага татар телен өйрәтүнең беренче баскычы. Белем дөньясы юл башында сабыйга очраган тәрбияченең роле бик зур. Бүгенге татар телен укытучы тәрбияче ул– яңа буын балаларын кызыксындырырлык заманча алымнар кулланучы, һәрдаим белемен күтәрү юнәлешендә тынгысыз рәвештә эшләүче алдынгы карашлы педагог та булырга тиеш.
Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы биш тәрбиячесе татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаша. Чарада катнашучылар инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы, шулай ук Сингапур белем бирү структураларының берсе булган Zoom In (ЗумИн) ягъни «Арттыру» структурасы белән танышты.
Рус телле балаларны «Татарча сөйләшәбез» укыту-методик комплекты буенча татар теленә өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр; тавыш ассоциацияләре технологиясе; 4-7 яшьлек рус телле балаларның күрсәтмә модель нигезендә сөйләм телен үстерү технологияләре тәкъдим ителә. «Тылсымлы кулчатырлар» мастер-классы да күрсәтелде.
Әлеге чара – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклының дәвамы. 21нче февральдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда семинарның беренчесе узды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.