Казанда Пирамида сәхнәсендә унберенче дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. 11 ел рәттән фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган интернет-ресурслар бер мәйданчыкта туплана.
Быел конкурска 170кә якын гариза кабул ителгән,шуларның 50 се финалга чыкты. Бәяләгәндә интернет-проектларның эчтәлеге, дизайны һәм аудиториянең активлыгына игътибар иткәннәр. Барлыгы 10 номинациядә тәкъдим ителгән эшләр арасында: сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект дип Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе рәсми сайты танылды. Ә иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта — «Татарстан авазы» интернет радиосы.