500дән артык мөгаллим татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән танышты. Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле укытучылары өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченчесен башлап жибэрде. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Балалар бакчасы – балага татар телен өйрәтүнең беренче баскычы. Белем дөньясы юл башында сабыйга очраган тәрбияченең роле бик зур. Бүгенге татар телен укытучы тәрбияче ул– яңа буын балаларын кызыксындырырлык заманча алымнар кулланучы, һәрдаим белемен күтәрү юнәлешендә туктаусыз рәвештә эшләүче алдынгы карашлы педагог та булырга тиеш.
Тәрбиячеләргә матбугат басмалары да булыша ала. Мәсәлән,”Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова журналның яңа форматын тәкъдим итте.
Шулай ук, тәрбиячеләр үзләре дә яңа проектларын әзерләп килдгән иделәр.
Әлеге чара – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклының дәвамы. Ә инде сентябрь аенда семинарлар балалар бакчасы мөдирләренә багышланыр дип көтелә
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хамидуллин, Татарстан яңалыклары