Казанның атаклы арт объекты турында тагын бер яңалык. Сүз Бауман урамындагы сәгать турында бара. Ул хәзер йөрми- чөнки төп механизм ремонтка җибәрделәр.
Әмма ул тиздән яңадан эшли башлар, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә. 4 августка кадәр сәгать йөрәге «үтемле» сынауларда була, Эшләр «Восток» фәнни-техник үзәгендә башкарыла, механизмны монтажлау һәм файдалануга тапшыру бу якшәмбегә планлаштырылган.