23 нче регионара “Идел-йорт” конкурсында җиңү яулаган театр коллективларын бүләкләделәр. 1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы Татарстанның һәм Россия төбәкләренең театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты — һәвәскәр театр коллективларына ярдәм итү, үзешчән артистларның һәм режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү. Гран-при иясенең сәхнә әсәрен тамашачылар Галиәскәр Камал театрында күрә алды. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Театр — милләтебезнең көзгесе. Конкурс «татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза.
23 нче “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенә быел Россиянең төрле төбәкләреннән 45 гариза килгән, шуларның 12 се, финалга үтеп, Казанда спектакльләрен күрсәтте.
Быел бәйгедә авыл җирлекләреннән катнашучылар күп иде. Бу Татарстандагы театрларның үсеш дәрәҗәсе турында сөйли. Кешеләр бу атмосфераны ярата, театр белән яши.
“Идел-йорт” бүләкләү тантанасы “Артист” спектакле белән башланып китте. Артист булу – җиңел һөнәр түгел, әмма театрга бер керсәң, чыгу юлы да юк.
Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр. Иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз ролләре исеменә Рөстәм Ханнанов белән Әлфия Якупова лаек булды.
Гран-при исеменә лаек булган Баулы халык театры Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” әсәрен Камал театры сәхнәсендә куюга иреште. Җиңүче төркемгә 500 мең сумлык акчалата бүләк тә тапшырылды.
Икенче Гран-прига – “Узып барышлый” спектакле өчен Башкортостанның “Мизгелләр” татар халык театры лаек булды.
Шулай ук, лауреатлар исеменә Апас, Балык Бистәсе, Питрәч, Спас, Актаныш, Башкортостанның Яңавыл районы, Нефтекама, Пермь өлкәсе Барда районыннан килгән коллективлар лаек булды.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.