Баулыда «Парклар һәм скверлар» республика программасы буенча Җиңү паркын реконструкцияләү һәм яңарту эшләре тәмамланып килә. Моның өчен республика бюджетыннан 27 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Паркның калган өлешен масштаблы яңарту өчен 70 миллион сумнан артык грант отканнар. Тулырак киләсе репортажда.
Җиңү һәм Хезмәт даны паркын төзекләндерү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бу территория төп мәйдан һәм «Нефтьче» паркы белән бергә, бердәм иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк. Паркта күләгәдә ял итү зоналары, прокат пунктлары, заманча җиһазландырылган балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Глобаль реконструкция май бәйрәмнәрендә үк башланган. Бүген дә эш кайный.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров: «беренче чиратта эшләр «Парклар һәм скверлар» республика программасы хисабына башкарыла. Хәзерге вакытта монтаж эшләре бара. Конкурс үткәрелде, генподрядчы билгеләнде. Әмма сметага демонтаж эшләре керми, шуңа күрә чыгымнарның бер өлеше җирле бюджет, бер өлеше инвесторлар тарафыннан финанслана.»
Паркның икенче өлешендә дә эшләр бара. Проект буенча биредә Хәтер Галереясе, хәрби техника музее, башка обьектлар каралган.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров: «икътисади катлаулы вәзгыятькә карамастан, халыкның яраткан ял итү урынын төзекләндерә алуыбыз өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм республика хөкүмәтенә зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә.»
Бу Баулыда реконструкцияләнә торган бердәнбер территория түгел. Парклар һәм скверлар программасы буенча шәһәрнең башка микрорайоннары да төзекләндерелгән. Баулы районы республиканың көньяк-көнчыгышының капкасы булып тора. Монда күрше Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләре юллары тоташа. Шуңа күрә нәкъ менә биредә Татарстан үз кунакларын лаеклы, уңайлы һәм матур итеп каршы алырга тиеш.
Дмитрий Второв, Айгөл Хөсәенова, Артем Артемьев.