Баулы районы Кызылъяр авылында күренекле әдип, Габдулла Тукай исемендәге республика Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе булды.
Язучының тормыш иптәше Нурсөя Яруллина, чордашлары, якташлары истәлекләре белән уртаклаштылар. Һәвәскәр артистлар, мәктәп укучылары әдипнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар, җырларын башкардылар. Фәнис Яруллин музеенда оештырылган «Музей — балалар күзлегеннән» дигән рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Әдипне искә алу чарасы Кызылъяр авылында Фәнис Яруллин музей йортында дәвам итте. Нурсөя Яруллина Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинга истәлеккә язучының китапларын тапшырды.