Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә дә дәвалау оешмаларына ярдәм итәләр. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин район үзәк хастаханәсенә 50 комплект махсус кием тапшырды.
Ул тернәкләндерү һәм йогышлы авырулар бүлекләрен карап чыкты. Муниципалитетта коронавирус белән авыручылар барлыкка килгән очракта махсус бокслар да әзерләнгән. Биредә бөерләрне ясалма җилләтү аппараты эшли. Белгечләр сүзләренә караганда, бу әлегә җитәрлек. Шәхси саклану чаралары запаслары шулай ук республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хисабына тулылана. Хастаханәдән хәбәр итүләренчә, чит илдән килгән 90 кеше күзәтү астына алынган. Бүгенге көндә 12се карантинда. Барлык анализлар да тискәре нәтиҗә күрсәткән.